Дүрт яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә башлау турындагы гарызнамә алынуга бәйле рәвештә, ТР Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре әлеге объектлар төзелешенә күзәтчелек итә башлады.
Балалар бакчалары Яр Чаллының ЗЯБ бистәсенең 14нче микрорайонында, «Замелекесье» торак комплексының 20 һәм 22 микрорайонында, Яңа шәһәрнең 35нче микрорайонында сафка бастырыла.
Барлык объектларны - «Татарстан Республикасы Инвестиция-төзелеш баш идарәсе» ДКУ төзи. Генераль подрядчылар - «Евростиль» ҖЧҖ, «Домкор Строй» ҖЧҖ, «Стройтраст» ҖЧҖ.
Проект буенча цоколь этажлы ике катлы бина төзү каралган.