ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә өч балалар бакчасы төзелә башлау турында гарызнамә алынды. Хәзерге вакытта «Салават Күпере» торак комплексында 7, 8 һәм 11 кварталларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре сафка бастырыла. Аларның икесе 260, тагын берсе 220 урынлы булачак.
Әлеге объектларда инспекция тарафыннан дәүләт төзелеш күзәтчелеге законда расланган тәртип нигезендә башкарыла. Күзәтчелек расланган тикшерүләр программасы буенча алып барылачак.
Объектларны «Татарстан Республикасы Инвестиция-төзелеш баш идарәсе» ДКУ төзи. Генераль подрядчы - «Ак таш» ҖЧҖ.