Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 20 февралендәге «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 24 июнендәге 1038нче карарына үзгәрешләр кертү турында»гы 347-р номерлы карары басылып чыкты.
Татарстан Республикасында төзелеше өчен рөхсәт кирәк булмаган объектлар исемлегеннән газ бүлгеч челтәрләр, шул исәптән шкаф, блок тибындагы газ регуляторы пунктлары һәм электр-химия сак җиһазлары төшереп калдырылган. Аларны төзү һәм/яки реконструкцияләү федераль, республика дәүләт программалары тарафыннан технологик кушылу һәм/яки инвестиция программаларын тормышка ашырылып башкарыла.
Үзгәрешләр 2019 елның 22 февраленнән үз көченә кергән.