ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Түбән Камада балалар бакчасы төзелешенә күзәтчелек итә

2019 елның 15 марты, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре балалар бакчасы төзелеше барышын тикшерде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Түбән Кама шәһәренең 35нче микрорайонында урнашкан, ул 260 урынга исәпләнгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге капиталь төзелеш объектында эшләр барышын контрольдә тота. Балалар бакчасы бинасының гомум мәйданы 5248 квадрат метр тәшкил итә.

Объектның төзүчесе – Түбән Кама Башкарма комитетының «Мәктәпкәчә белем бирү үзәге» Муниципаль бюджет учреждениесе. Генераль подрядчы - «Домкор Строй» ҖЧҖ.

Проектта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандус урнаштыру каралган. Төзелеш план буенча 2019 елның 3нче кварталында тәмамланырга тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International