Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Приволжский» торак комплексы төзелеше барышын тикшерделәр. Торак комплекс Казанның Киров районында урнашкан. Инспекторлар Приволжская урамындагы күпфатирлы йортны тикшерде, аның төзелеш номеры – 4.
Йортның гомум мәйданы 2551,1 квадрат метр тәшкил итә, анда 58 фатир бар. Төзүче - «СМУ №12» ҖЧҖ. Хәзерге вакытта объектта эшләр тәмамлану алдында. Күзәтчелек расланган тикшерүләр программасы нигезендә башкарыла. Җитешсезлекләр бетерелгәннән соң ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.