Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Россия Федерациясе Үзәк банкын Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бинасында узган киңәшмәдә катнашты.
Видеоконференция гражданнарның күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын төзү өчен җәлеп ителә торган акчаларын банк кредиты белән алмаштыру юлы белән өлешләп төзүне финанслау механизмын үзгәртү белән бәйле мәсьәләләрне мәгълүмати яктырту максатында үткәрелде.
Киңәшмәдә катнашучылар федераль законнардагы үзгәрешләр һәм аларның күчемсез милек базарына һәм ипотека базарына йогынтысы, шулай ук торак төзелешен проектлы финанслау һәм эскро-счетлар буенча банклар белән эшләү программаларының үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән торак төзелешенең барлык проектлары да эскроу счетлардан файдаланып проект финанславына күчә.