ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2021 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе май ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. 


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору эшләрен башлау һәм тәмамлау турындагы белдерүләрне кабул итү, ярашлылык турында электрон формалы бәяләмәләр бирү.

Хөрмәтле мөселманнар, Татарстан Республикасы халкы, дуслар!


11
май, 2021 ел
сишәмбе

8 май көнне Татарстанның Лаеш районы, Вороновка авылы янында «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе кысаларында агач утырту чарасы оештырылды. Чараны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Матюшино кишәрлеге урманчылыгы оештырды.

Бүгенге көндә мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга ихтыяҗ бар.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Дуслар, хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы сезне якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрик итә!

Хөрмәтле дуслар!

Сезне якынлашып килә торган Пасха бәйрәме белән тәбрик итәбез!

Кадерле дуслар, хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән Сезне якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе апрель ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

3 нче апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү уңаеннан, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы бинасында ведомство хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әдәби флешмоб узды.  Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә җитәкчесе Наил Якупов кереш сүзендә шагыйрьнең биографиясе һәм аның иҗатының төп чорлары белән таныштырды. Алга таба инспекторлар шагыйрьнең татар һәм рус телләрендәге «Туган тел» – татар халкының үзенчәлекле гимны дип саналган шигырен бергәләп рекламалады. Чарада шулай ук Габдулла Тукайның башка әсәрләре дә яңгырады.

Чара ахырында өй ризыклары – татар һәм рус милли ашлары белән чәй эчү оештырылды. Барлык аш-су шедеврлары хезмәткәрләрнең үзләре тарафыннан әзерләгән иде, азактан алар бу ризыкларга үзләре үк бәя дә бирде. Гастрономия көрәшендә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады – дуслык – халыклар бердәмлеге җиңде. Тукайның туган көне күңелле һәм җылы атмосфера белән истә калачак. 

Флешмоб Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде. Максаты – туган телне саклау һәм үстерү, шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чара эштән буш вакытта узды.

Габдулла Тукай исеме Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә билгеле. Тукайның иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе. Татар шигъриятен һәм, гомумән, мәдәниятен үстерү өчен ул рус шигърияте һәм мәдәниятендәге Пушкин кебек үк, бик күп эш башкарган.

Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә элеккеге Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик иртә ятим калып, Габдулла беренче вакытта бабасы йортында яши, 1889 елда бабасы аны Казанга җибәрә. 

Бабасының гаиләсендә яшәү вакытлары турында Г.Тукай болай дип искә ала: «Мине этәләр-төртәләр иде. Еласам юатучым булмады, балалыгымны хупламадылар, ашау-эчүне ачуланып кына бирәләр иде. Бу гаиләдә мин чәчәк авыруы һәм башка авырулар белән авырдым, бик нык талчыктым һәм арыктым. Авыр вакытта: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», – дип әйткәннәрен ишетә идем.».

 Әлеге өйдә артык кашык булганлыктан, Зиннәтулла бабасы Тукайны таныш ямчыга утыртып, Казанга җибәрә, анда Г.Тукай яңа гаиләгә килеп эләгә: «Ямчы Печән базарында туктап, асрамага бала бирәм, кем ала, дип кычкыра башлады». Халык арасыннан бер ир килеп чыкты һәм мине ямчыдан алды, асрау улы буларак өенә алып кайтты». Яңа Татар бистәсендә гомер иткән баласыз Мөхәммәтвәлидә Г.Тукай ике елга якын яши. Аны асрамага алган әти-әнисе авырып китәләр һәм Габдулланы кире кайтарырга мәҗбүр булалар. Бабасы йортында Габдулланы кочак җәеп каршы алучы булмый. Г. Тукай болай дип искә ала: «Миннән мәңгегә котылдык дип куанган өйдәшләр өчен минем кире кайтып керүен көтелмәгән хәл булды. Мине шәһәргә урнаштырырга теләп, уңышсызлыкка дучар булган бабай белән әби минем өчен авылдан гаилә эзләргә булдылар. Яннарыннан кем генә үтсә дә, үз гаиләләренә ятим бала алу теләге юкмы икән дип кызыксыналар иде». Һәм шундый гаилә табылды. 1892-1895 елларда Г. Тукай тормышы Кушлавычтан ерак булмаган Кырлай авылындагы крестьян – Сәгыйть гаиләсендә уза.

1895 елда тугыз яшьлек Габдулла Уральскига ике туган апасы янына килә. Уральскида шагыйрьнең балачагы һәм яшьлек еллары узып китә. Биредә ул мәдрәсәгә укырга керә, бу шәһәрдә шигырьләр яза башлый. 1907 елның көзендә Тукай Казанга күченә, эшчәнлеген иҗатка багышларга ниятли. Шул елның көзеннән Казанда аның чоры башлана – биш ел һәм сигез ай гомерен ул халыкка, Ватанына хезмәт итүгә багышлый. Биредә ул бик тиз генә әдәби даирәләргә килеп эләгә һәм «Әл-Ислах» («Реформа») газетасы тирәсендәге берләшкән яшьләр – Фатыйх Әмирхан һ.б. белән дуслаша. Әлеге чорда Тукай үзенең барлык иҗади мөмкинлекләрен «Яшен» («Молния»), «Ялт-йолт» («Зарница») сатирик-юмористик журналларына багышлый.

1908 елда Тукай иҗатында шигъри һәм очерк-публицистик әсәрләрнең тулы бер циклы барлыкка килә. Аның «Көзге җилләр», «Дача», «Авыл халкына ни җитми?», «Халык өметләре...» кебек шигырьләре, Хөсәен Ямашев белән якын дуслыгы (1882-1912) һәм аның истәлегенә багышланган шигыре («Хөсәеннең якты истәлегенә», 1912) шагыйрьнең замандашлары — халык эше өчен көрәшчеләргә карата ихлас мөнәсәбәтен һәм аларның бәһасыз намусы һәм рухи сафлыгы алдында баш июе турында раслый.

Самодержавиегә, буржуаз милләтчеләргә каршы көрәш шагыйрьнең күп көчен ала. Тукайның сәламәтлеге кискен начарлана. Шагыйрьгә дәвалану өчен көньякка китәргә киңәш итәләр, тик аның моның өчен акчасы булмый. Дуслары аңа бераз акча җыеп, дәвалану өчен авылга кайтарып җибәрәләр. Әмма авыруы каты таралган була шул. Авылда шагыйрьнең хәле тагын да начарлана. 

Тукайны хастаханәгә салу турында карар кабул ителә. Табиблар, авыруны карагач, аның ни өчен хастаханәгә элегрәк килмәве белән кызыксыналар. Моңа җавап итеп, шагыйрь: «Миңа хастаханә – үлемнең беренче станциясе, дип әйттеләр. Ә минем бу дөньяда аз гына булса да яшисем килә», – дип шаярта. 

1913 елның 11 апрелендә кичке биштә шагыйрь вафат була. Габдулла Тукай, Горький язганча, иҗаты һәм таланты чәчәк аткан вакытта «ачлыктан һәм чахоткадан (үпкә авыруы)» вафат була.

Татар халкы күренекле халык шагыйре турындагы истәлекне югары бәяли. Республикада дәүләт филармониясе, иң яхшы әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләренә бирелә торган премия Тукай исеме белән атап йөртелә, Казан урамы аның исемен йөртә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International