Проблемалы йорт ярашлылык бәяләмәсе алды!

2021 елның 16 июле, җомга

16 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанның Совет районындагы Нокса авышлыгы урамындагы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Ул өлешчеләргә ярдәм итү буенча федераль программа нигезендә төзеп бетерелгән.

Төзелгән алмаш (16 башлап 20 кадәр) катлы йортта 323 фатир, 134 машинага исәпләнгән җир асты автостоянкасы, балалар һәм спорт мәйданчыклары бар.

Бу – «Молодёжный» торак комплексындагы соңгы проблемалы йорт. Аның төзелеше, биш ел туктап торганнан соң, 2020 елның көзендә яңартып җибәрелә.

Бөлгенлеккә чыккан «Молодёжный» торак комплексы» ҖЧҖ урынына йортны төзүче оешма сыйфатында Татарстан Республикасы Гражданнар – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау фонды катнаша. Төзелеш эшләрен «Ак Таш» компаниясе башкара.

Эшләрне кыска вакыт эчендә тәмамлау мөмкин булган. Йорт субай дәрәҗәсеннән бер ел дигәндә торгызылган. Аңа беркетелгән почта адресы: Казан шәһәре, Чыңгыз Айтматов урамы, 9 йорт.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International