Усадта яңа мәктәп ачылачак…

2021 елның 30 июле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Лаеш районы, Усад авылында төзелгән гомуми белем бирү мәктәбендә тикшерү башланды, ул тәмамланганнан соң объектка проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Столбище авыл җирлегенең Усад авылында тиздән 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылачак. Аны төзү республика бюджетыннан финанслана.

Мәктәп бинасы подваллы, өч катлы. Беренче катта рекреация (торгызу) бүлмәләре, 200 урынлы актлар залы һәм 250 урынга исәпләнгән төшке аш залы урнашкан. Икенче катта – спорт залы, лаборант бүлмәләре, йортчылык, китапханә кабинетлары, өченче катта – уку сыйныфлары һәм кабинетлар. Бинаның гомуми мәйданы якынча 8 мең кв.метр тәшкил итә.

Уку йорты территориясендә хәрәкәтчән уеннар, ял итү, гимнастика белән шөгыльләнү һәм волейбол уеннары өчен мәйданчыклар бар. Биредә мини-футбол кыры, йөгерү юллары булган стадион да урнашкан. Шуңа күрә укучыларга спорт формасына килүе кыен булмаячак: моның өчен барысы да каралган.

Бүгенге көндә Столбище авыл җирлеге актив үсә. Халык саны даими артып тора. Мәсәлән, 2010 елда җирлектә – 5503, 2016 елда – 6898, 2017 елда 7533 кеше яшәгән. Шуның аркасында Столбище һәм Усад авылларындагы мәктәпләргә басым арткан. 2019 елда яңа мәктәп төзелеше мәсьәләсе аеруча кискен торган. Усадтагы яңа гомуми белем бирү мәктәбе Столбище урта мәктәбен бушатыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International