Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Дәүләт статистикасы федераль хезмәтеннән алынган Бөтенроссия халык исәбен алу турында (14.07.2021 № ПС-17-2/342-РВ, 30.07.2021 № ПС-17-2/385-РВ) халыкка мәгълүмат җиткерүдә ярдәм итү буенча күрсәтмәләр әзерләгән.
12 августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы тантаналы рәвештә документлар белән тәэмин итү һәм контрольлек бүлеге җитәкчесе Н.А. Есинаны лаеклы ялга озатты. Ул инспекциядә 2008 елдан бирле эшли иде.
9 августта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең Совет районы, Академик Губкин урамы, 3 нче йорт адресында урнашкан күпфатирлы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районындагы Н. Ершов урамында урнашкан торак комплекста «11 нче күп профильле лицей» муниципаль автоном учреждениесендә ахыргы тикшерү эшенә кереште.
9 августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылында мәктәп бинасында ахыргы тикшерүне башлап җибәрде. Объект Актаныш авыл җирлеге, Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3а адресы буенча урнашкан.
Казанның «Урам» яшьләр үзәгендә ябык итеп төзелгән экстрим-паркта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе башланды. Объектка техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Хөрмәтле төзүчеләр!
Хөрмәтле төзелеш тармагы ветераннары!
Дуслар, хезмәттәшләр!
6 августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең төп офисында Төзүчеләр көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды. Инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов бүләкләр тапшырды һәм барлык коллективка ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.
6 августта Татарстан Премьер-министры А.В. Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Яр Чаллыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы офисында Төзүчеләр көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды.