Кукмарада универсаль спорт залы ачылачак…

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Кукмара шәһәре, Академик Королев урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан «Барс-Арена» универсаль спорт залында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең актыккы тикшерүе башланып китте.

Объектка техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Подрядчы оешма – «ИСК «Стройинжиниринг» ҖЧҖ. Проект оешмасы – «Татинвестгражданпроект» ДУП.

Күптән көтелгән спорт объектын төзү «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты һәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылган.

«Барс-Арена» универсаль спорт залын төзүгә бәйле тарих. Физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнү өчен күп санда халыкны җәлеп итү, шулай ук җирле «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшчәнлегенең тыгыз булуы сәбәпле, Кукмарада тагын бер шундый объект булдыру идеясе туа.

Кукмара муниципаль районы җитәкчелеге Таеш торак микрорайонында яшәүчеләрнең күпсанлы үтенечләрен ишетә. Һәм 2020 елда «Барс-Арена» УСЗ төзелеше башлана.

Яңа спорт комплексында волейбол, баскетбол, мини-футбол кебек уен төрләре өчен заллар бар. Көрәш залы һәм тренажерлар залы бар. Биредә шәһәр халкының барлык катламнары да үзләре яратканча шөгыльләнә алачак. Ә спорт биеклекләренә ирешергә, үз фигурасын һәм сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр Кукмарада аз түгел.

Баскетбол ярышлары өчен билгеләнгән зал берьюлы 200 кешене сыйдыра ала, көрәш һәм бокс ярышлары залы 35 кешегә исәпләнгән. Зал бүлмәләрендә бер сменада 49 кеше спорт белән шөгыльләнә ала.

Моннан тыш, «Барс-Арена» УСЗ бинасында спорт чараларын һәм тренировкалар уздыру өчен заллар, шулай ук ярдәмче барлык бүлмәләр дә бар. Бинага килү юллары, автотранспортны кую урыннары да каралган. Булганнарына тоташтырып, җәяүлеләр һәм транспорт юллары ясалган.

Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре – инвалидлар, йөкле хатын-кызлар, яшь әниләр, өлкән яшьтәге кешеләр һәм башкалар да игътибардан читтә калмаган. Алар өчен бинаның үзенә керү һәм бүлмәләрдә хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылган.

Сүз уңаеннан, универсаль спорт залының атамасы Кукмара халкы арасында электрон тавыш бирү юлы белән сайланган. Һәм күпчелек тавыш буенча аңа «Барс-Арена» исеме бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International