Төзүчеләр көне алдыннан Көнчыгыш территориаль органда бүләкләү тантанасы узды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Төзүчеләр көненә багышланган һөнәри бәйрәм уңаеннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчелеге үз хезмәткәрләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шуларның берсе – Инспекциянең Көнчыгыш территориаль органындагы 1 нче бүлек консультанты С.И. Кожевников.

Бүләкләү Түбән Камада урнашкан Көнчыгыш территориаль орган офисында узды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Л.З. Фатыйхов бүлекчә хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде. Аннан соң С.И. Кожевниковка дәүләт төзелеш күзәтчелеген намуслы башкарганы өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Сергей Ивановичны һәм башка хезмәттәшләребезне дә чын күңелдән тәбрик итәбез, хезмәт өлкәсендә һәм шәхси тормышта иң яхшы теләкләргә кушылабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International