ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органында татар милли ризыклары буенча бәйге-дегустация узган

2021 елның 23 июле, җомга

23 июльдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органында (Түбән Кама шәһәрендә) идарә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән татар ашларына бәйге-дегустация уздырылды.

Бәйгеләр төрле була. Ләкин аш-су осталары һәм кондитерлар арасындагы ярышларны һәркем ярата! Мондый күптөрле ризыкларны тагын кайда күреп булсын ди? Алар шулкадәр тәмле, авыз суын китерә торган, хуш исле! Барысын да тотып карыйсы һәм шундук ашап та бетерәсе килә! Камыр ризыкларының һәм тәм-томнарның хәзерге бизәлешенә хәйран калырсың... Әмма милли ризыклар буенча уздырылган бәйге-дегустация һәрвакыт үзенчәлеклерәк була.

Бер караганда, бернинди яңалык та уйлап табарга кирәкми кебек, ләкин тәмле ашарга яратучыларны һәм тәмлетамакларны шатландыру өчен, милли ризыкларны барыбер дә үзенчәлекле итеп әзерлисе килә. Һәркемгә билгеле булган татар гөбәдиясендә йөземен генә була да киметеп кара!

Көнчыгыш территориаль орган хезмәткәрләре бәйрәм табыны өчен берничә төрле милли ризык әзерләгән. Алар арсында бар дөньяга данлыклы чәк-чәк, кош теле, баллы бавырсак, авыз суын китерә торган эчлекләр белән пироглар – бәлеш һәм гөбәдия, тагын бик күпләрнең яраткан ризыгы булган өчпочмак һәм кыстыбый да бар иде.

Дегустация башланыр алдыннан, капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча № 1 бүлек җитәкчесе Клара Зөфәровна Лотфуллина татар милли ризыкларының күптөрлелеге – баллы, шулай ук итле ризыклар турында сөйләде, аларның кайберләрен әзерләүнең рецепты белән бүлеште. Шуннан соң чәй эчү башланды. Ничек ансыз булсын ди инде? Нәкъ тә менә кайнар кара чәй эчкәндә генә теге яки бу ризыкның тәмен белергә мөмкин.

Барлык эшләр дә тәм сыйфаты ягыннан да, бизәлеше ягыннан да үзләренә күрә яхшы башкарылган иде. Шуңа күрә бәйгенең төп ризыгын сайлау җиңелләрдән булмады. Шулай да табын «короле», төгәлрәк әйтсәк «королевасы» булып гөбәдия билгеләнде. Берникадәр бәхәсләшеп алгач, бертавыштан карар кабул ителде.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына туры китереп уздырылды. Мондый төр бәйгеләрнең төп бурычы – республикабызда яшәүче халыкларның күпгасырлык мәдәни традицияләрен милли ризыклар аша җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International