Төзүчеләрнең 8 августта билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәме якынлаша. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнбатыш территориаль органында бу вакыйгага багышланган бүләкләү тантанасы булды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Л.З. Фатыйхов Көнбатыш территориаль органның 1 нче номерлы бүлеге консультанты П.Ю. Панаринны, 3 нче номерлы бүлекнең өлкән белгече Ю.Е. Федонинны Инспекциянең рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Көнбатыш территориаль органның 2 нче номерлы бүлеге консультанты Л.Н. Ханзафаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.