Корбан бәйрәме килә...

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Дуслар, хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән сезне якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме күпмилләтле халкыбызның рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора, гомумкешелек кыйммәтләре – игелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатларын чагылдыра. Ул якыннар турында кайгырту, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, гаилә традицияләренә тугры калу символы булып тора.

Мәхәббәт, дуслык, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итү – һәр Россия йортында тынычлык саклый торган нәрсәләр, димәк,  Ватаныбызның иминлеге һәм үсеше өчен нигез булып хезмәт итәләр.

Әлеге якты бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет һәм муллык, иминлек һәм барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе

В.А. Кудряшов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International