5 августта Көньяк-Көнчыгыш территориаль органның 1 нче бүлек консультанты Р.В. Авязов ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Әлмәттә узган бүләкләү тантанасында ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Л.З. Фатыйхов катнашты. Ул Р.В. Авязовка мактау грамотасын шәхсән үзе тапшырды, аңа сәламәтлек, эшендә уңышлар һәм билгеләгән максатларына ирешүен теләде.
Хезмәттәшебезнең казанышлары югары һөнәри уңышлары, Татарстан Республикасында төзелеш тармагын үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив катнашуы өчен һәм һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне уңаеннан билгеләп үтелде.
Котлыйбыз Сезне, Руслан Валерьевич! Һәрнәрсәдә уңышлар насыйп булсын!