ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

Әлмәт Дәүләт нефть институтының яңа тулай торагының икенче корпусы төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсе алды. Студентлар һәм аспирантлар өчен билгеләнгән бина тулысынча заман таләпләренә туры килә. Ул 366 студентны яшәтү өчен исәпләнгән. 

Биш катлы бинаның гомуми мәйданы 10231,6 кв. метр тәшкил итә. Тулай торак бүлмәләрендә дүрт йокы урыны бар. Аларның һәркайсында кечкенә генә кухня һәм санузел, шулай ук җиһазлар, кондиционер, микроволновка һәм суыткыч бар. 

712 урынга исәпләнгән ике тулай торак – Әлмәттә булачак Югары нефть мәктәбе кампусы төзүнең бер этабы. Ул белем бирү һәм фәнни өлешне берләштерәчәк: иң яхшы нефть кадрларын әзерләү өчен югары уку йорты гына түгел, ә эре фәнни-тикшеренү үзәге дә булачак, аерым алганда, нефть һәм чиктәш тармакларның гамәли бурычларын хәл итү өчен билгеләнәчәк.

Тулай тораклардан тыш, кампус «ТатНИПИнефть»нең 428 хезмәткәре өчен лаборатория-тикшеренү корпусын һәм институтның 1700 студенты һәм укытучысы өчен укыту-лаборатория комплексын да үз эченә ала.

Шулай ук территориядә 1100 фатирга исәпләнгән, шул исәптән укытучылар өчен дә, торак кварталлар, иҗтимагый һәм спорт үзәкләре, өч балалар бакчасы һәм 1010 машинага исәпләнгән җир асты паркингы төзелеше планлаштырылган.

Хәзерге вакытта тулай торак һәм фәнни блок корпусы төзелгән.

«Республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белем бирү объектлары төзүнең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына аерым игътибар бирә, биналар проект документларына катгый туры китереп төзелә», – дип ассызыклады ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Кудряшов Василий Александрович туган көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Василий Александрович! Без Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез! Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән Сез Татарстан Республикасының төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш кертәсез. Сез башкарган һөнәри җитәкчелек ярдәмендә без республикада төзелә торган объектларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын яхшыртуга ирешәбез. Сезнең тәҗрибә һәм һөнәри сизгерлек биналар һәм корылмаларны файдаланганда ихтимал булган, яшерен җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итә. 

Киләчәктә дә Сезгә Татарстан файдасына нәтиҗәле эшләр телибез. Ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет, куелган барлык максатларга ирешүдә бетмәс-төкәнмәс энергия теләп калабыз! Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык һәм иминлек булсын!

Иң изге теләкләр белән, ТР ДТК инспекциясе коллективы


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча укырга мөмкин:  https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2756903.pdf


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба – Федераль закон) 14 статьясындагы 2 өлеше нигезендә граждан хезмәткәре, эш бирүче вәкиленә алдан хәбәр итеп, түбәндәге шартларны үтәгән очракта түләүле башка эш башкарырга хокуклы:

- эшкә алучы вәкиленә, эшне башкара башлар алдыннан, түләүле башка эш башкару нияте турында хәбәр итү;

- түләүле башка эшне башкару мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә тиеш түгел, ягъни мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу һәм җайга салу чараларын күрү бурычларын күздә тоткан вазыйфаны били торган затның шәхси (турыдан-туры яисә читләтеп) кызыксынуы әлеге эшне башкарганда аның тарафыннан вазыйфаи (хезмәт) бурычларын тиешенчә, объектив һәм риясыз башкаруга (вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга) йогынты ясый торган яки ясый алырлык булмаска тиеш;

- Федераль законның 16 һәм 17 статьяларында билгеләнгән, гражданнар хезмәтенә бәйле чикләүләрне һәм тыюларны үтәү;

- Федераль законның 18 статьясында каралган, граждан хезмәткәренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү;

- Федераль законның 19 статьясында каралган, граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салуга кагылышлы таләпләрне үтәү.

Граждан хезмәткәре тарафыннан түләүле башка эш хезмәт килешүе һәм (яки) граждани-хокукый килешү (авторлык килешүе, түләүле хезмәтләр күрсәтү килешүе һ.б.) нигезендә гамәлгә ашырылырга мөмкин. Бу очракта хезмәт килешүе төзү Россия Федерациясе Хезмәт кодексының «Өстәмә эш алып бара торган затларның хезмәтен җайга салу үзенчәлекләре» дигән 44 бүлегендә каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып гамәлгә ашырыла – хезмәткәр тарафыннан төп эштән буш булган вакытта хезмәт килешүе шартларында даими рәвештә түләүле башка эш башкарыла.

Түләүле башка эшне башкару чоры беткәч, эшчәнлекнең төре, характеры, урыны һәм эш шартлары үзгәртелгән (өстәмәләр кертелгән) очракларда, түләүле башка эш белән яңадан шөгыльләнү нияте турында граждан хезмәткәре бу хакта җитәкчесенә өстәмә рәвештә хәбәр итә.

Түләүле башка эшне башкару турында җитәкчегә хәбәр итмәгән яисә тиешенчә хәбәр итмәгән өчен граждан хезмәткәре гражданлык хезмәте турындагы Россия Федерациясе законнарында каралганча җаваплы була.

Башка түләүле эш башкару нияте турында белдерү граждан хезмәткәре тарафыннан форма нигезендә язмача төзелә. Хәбәр итү тәртибе ТР ДТК инспекциясенең 22.04.2020 ел, № 38 боерыгы белән расланган.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә цифрлы трансформация буенча эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды, анда үзәк аппарат бүлекләре җитәкчеләре һәм республика буенча ведомствоның территориаль органнары җитәкчеләре катнашты. Чара Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов рәислегендә узды.

Ул хәбәр иткәнчә, стратегик үсеш кысаларында ведомствода дәүләт хезмәте күрсәтү өчен цифрлы платформа эшләнәчәк. Элек кәгазь рәвештә күрсәтелгән дәүләт хезмәте 2023 елга электрон форматка күчереләчәк.  

Шулай итеп, Татарстан Республикасы төзүчеләре проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша ала алачак. Шулай ук, онлайн режимында заявка калдырып, күпфункцияле үзкләрдә төзелешнең башлануы һәм тәмамлануы турында хәбәр бирү, ярашлылык турында бәяләмә бирү өчен гариза тапшыру мөмкинлеге дә булачак.

Яңа форматны гамәлгә кертү документлар тапшыру вакытын шактый киметеп, әлеге авыр процессны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу контрольлек итүче органның эчке документ әйләнешен оптимальләштерергә, һәр төзүче оешма өчен гаризаларны һәм хәбәрләрне электрон рәвештә карау процедурасын оештырырга ярдәм итәчәк.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов искәртеп узганча, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездәү үстерү министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасының цифрлы трансформация концепциясенә таяна. Чаралар планы буенча, төзелеш тармагын цифрлы трансформацияләү цифрлы икътисадны формалаштыруның төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Объектларны төзи башлауга бәйле документларны рәсмиләштерү – катлаулы процесс, төзүче оешмада проект документларын электрон рәвештә чыгартып алуның техник мөмкинлеге булмаган очракта, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша документларны кәгазьдә дә тапшыру мөмкинлеге кала.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

 22 мартта актлар залында ТР ДТК инспекциясенең Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Киңәшмә инспекция җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин рәислегендә узды. Утырышта мобилизацияле әзерлекне оештыру һәм үткәрү, мобилизацияләү һәм гражданнар оборонасы, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү торышына бәйле мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә шулай ук керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турындагы белешмәләрдә санлы финанс активларын һәм санлы валютаны чагылдыруга кагылышлы коррупциягә каршы тору турындагы законнардагы үзгәрешләр турында хәбәр ителде.

Моннан тыш, комиссия әгъзалары Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты үткәргән «Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү» 2020 елгы онлайн-сораштыру нәтиҗәләре буенча социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен, шулай ук Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы үткәргән «Коррупциянең бизнес-барометры» бәйсез тикшеренүләре нәтиҗәләрен карады, Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында мәгълүматы белән танышты.


19
март, 2021 ел
җомга

19 март көнне Түбән Кама шәһәрендә төзелгән фитнес-клуб төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсе алды.

Яңа спорт объекты Студентческая урамында урнашкан. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 3313,6 квадрат метр тәшкил итә.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Инспекциядә мобилизацияле әзерлекне оештыру һәм үткәрү турында.

(җаваплы зат: Радыш Ольга Вячеславовна – дәүләткә сатып алу, мобилизацияләү эше һәм гражданнар оборонасы секторы мөдире).

2. Инспекциядә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында.

(җаваплы зат: Булатова Лилия Таһир кызы – Хокук идарәсенең юридик бүлеге җитәкчесе).

3. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнардагы үзгәрешләр турында. Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турындагы белешмәдә санлы финанс активларын һәм санлы валютаны чагылдыру.

(җаваплы зат: Булатова Лилия Таһир кызы – Хокук идарәсенең юридик бүлеге җитәкчесе).

4. Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан үткәрелгән «Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү» 2020 елгы онлайн-сораштыру нәтиҗәләре буенча, шулай ук Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы үткәргән «Коррупциянең бизнес-барометры» бәйсез тикшеренүе нәтиҗәләрен карау турында.

(җаваплы зат: Габсәләмова Наталья Алексеевна – дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе).

5. Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат карау турында.

(җаваплы зат: Игнатьева Алсу Җәүдәт кызы – дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау секторының әйдәүче киңәшчесе).


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

17 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнбатыш территориаль органында Зеленодольск шәһәрендә ведомство хезмәткәрләре әзерләгән татар милли ашларына конкурс-дегустация үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның күп гасырлык мәдәни традицияләрен милли ашлар аша җиткерү.  

Дегустация башланыр алдыннан төзеп бетерелгән объектларны файдалануга кабул итү тәртибен күзәтү буенча №3 бүлек җитәкчесе Резедә Хәертдинова милли кухня тарихы турында сөйләде һәм ит, бәрәңге һәм шулпа белән татар бәлеше әзерләү рецептын тәкъдим итте. Гастрономия хикәятеннән соң аш-су бирүгә керештеләр.  

Конкурска барлыгы 10 якын кулинария шедевры тәкъдим ителде, алар арасында тәмле чәк-чәк, нәзәкатьле кош теле, туклыклы каймак пирогы һ.б. бар иде. Нигездә, болар камыр ризыклары булды. Жюрига кулинар көрәштә җиңүчене сайлавы җиңел булмады, әмма барлык конкурс ашлары да бәяләнде. Барлык эшләр дә яхшы иде, әмма иң яхшысы дип бертавыштан туклыклы татар бәлеше танылды. 

Чара кысаларында хезмәткәрләр күренекле татар әдәби эшлеклеләренә һәм мәгърифәтчеләренә багышланган календарьны тәкъдим итте, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган телендәге шигырьләрен укыды. Һәр хезмәткәр киеменә телне саклау йөзеннән «Мин татарча сөйләшәм» дигән значок беркетте. Чара күңелле шартларда узды һәм чәй эчү белән тәмамланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс эштән буш вакытта үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатында 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Казан шәһәренең Достоевский урамы, 57 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортта барган төзелеш эшләрен тикшерде.

Күпфатирлы йортның гомуми мәйданы – 40609,83 кв. метр. Эчендә төрле планлы 373 фатир урнашачак.

«Объектның әзерлеге – югары дәрәҗәдә, төзү-монтаж эшләре ахырына якынлаша», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.

Инспекторлар башкарылган эшләрнең проект документларына туры килүен, шулай ук башкарылган эшләр күләме буенча барлык башкарма документлар булу-булмавын тикшерә. Хәзерге вакытта биредә вентиляцияләнә торган фасад монтажлана, түбә ябу эшләре, инженерлык системаларын урнаштыру, эчке бизәкләү эшләре алып барыла.

Достоевский урамында урнашкан йортны 2000 нче елларда ук төзи башлаганнар, башта аны 2005 елда файдалануга тапшыру планлаштырылган булган. Соңыннан йортны тапшыру вакыты озайтылган. 15 еллык аралыктан соң йорт төзелеше янә торгызылган. Йортны төзү өчен яңа төзүче оешма җәлеп ителгән. 

Тикшерү барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирәчәк, бу исә йортны файдалануга тапшыру һәм 373 кешене көтеп алынган фатирларына күчерү мөмкинлеген бирәчәк. 

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында капиталь төзелеш объектларын төзегәндә законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылмау бурычы тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International