Казанның Совет районындагы Стадион урамындагы яңа ун катлы йортка ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе актыккы тикшерү уздыра. Анда – 3577,50 квадрат метр мәйданлы 62 фатир.
♦ КОРРУПЦИЯГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
Россиядә коррупция турында беренче тапкыр искә алу «ришвәт алу» («мздоиство») төшенчәсе белән билгеләнгән, XIII гасырның рус елъязмаларында шулай телгә алына.
ТР ДТК инспекциясе Алексеевск муниципаль районының Алексеевск штп төзелгән район советының административ бинасына актыккы тикшерү эшләрен уздыра.
1 декабрьдә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Богородский авылында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан актыккы күчмә тикшерү эшләре башланып китте. Монда «Золотой ключик» балалар бакчасы инспекцияләнә.
30 ноябрьдә ТР ДТК инспекциясе Татарстанның Зеленодольск муниципаль районының Күгеш авылында төзелгән күпфункцияле үзәктә ахыргы тикшерү эшләренә кереште.
Түбән Камада 34 нче микрорайонда урнашкан 5 нче торак йортның 2 нче чиратын тикшерү бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ 1 нче номерлы балалар поликлиникасында актыккы тикшерү эшләренә кереште.
Республикада социаль-мәдәни объектлар төзү, торак төзелеше буенча республика программалары һәм илкүләм проектлар үтәлеше буенча ахыргы стадиясенә килеп җиткән. Быелгы 17 республика программасын үтәүнең гомуми күләме 90% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2006 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе турында» ПУ-505 номерлы указы чыга, аның нигезендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең мөстәкыйль органы – Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә әверелә.
Чаллыда ТР ДТК Инспекциясе тарафыннан «Габдрахман Әпсәләмов ур., 21А адресы буенча урнашкан 63-20 409 фатирлы торак йорт» объектын тикшерү башланды. Тикшерү нигезе – төзелешне тәмамлау турында алынган хәбәр.