Түбән Камада 34 нче микрорайонда урнашкан 5 нче торак йортның 2 нче чиратын тикшерү бара.
Тышкы инженерлык челтәрләре булган яңа йортта – 10 кат, 8454,80 кв. м мәйданлы 130 фатир бар.
Йортны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КО.
Техник заказчы – «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Форум» архитектур-проект остаханәсе» ҖЧҖ.
Генераль подрядчы – «Комплексстрой» ҖЧҖ.
Түбән Камада яңа йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.