Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ 1 нче номерлы балалар поликлиникасында актыккы тикшерү эшләренә кереште.
Инспектацияләнә торган объект Зеленодольск шәһәренең Гоголь урамында урнашкан.
Сәламәтлек саклау учреждениесе бинасы өч өске каттан һәм подвалдан тора. Аның мәйданы – 3441,40 кв. метр.
Төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» Баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Генераль подрядчы – «Татлизинг» ДУП.
Субподрядчы – «Строитель» ҖЧҖ.
Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң, объектка карата кисәтүләр булмаса, ТР ДТК инспекциясе проект документациясенең туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирүгә әзерләнә башлаячак.