2006 елның 28 ноябре – Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеген үзгәртеп кору көне

2021 елның 26 ноябре, җомга

2006 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе турында» ПУ-505 номерлы указы чыга, аның нигезендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең мөстәкыйль органы – Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә әверелә.

Әлеге Указны үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәсьәләләре» 2007 елның 12 ноябрендәге 622 номерлы карары белән расланган Инспекция турында нигезләмә эшләнә. Шул вакыттан башлап Инспекция үз эшчәнлеген яңа статуста гамәлгә ашыра. 

ТР ДТК инспекциясе эшчәнлегендә төп юнәлеш шәһәр төзелеше законнары таләпләрен, төзелә торган биналарның һәм корылмаларның эксплуатация ышанычлыгын тәэмин итү өлкәсендә төзелеш эшчәнлеген җайга сала торган мәҗбүри нормалар һәм кагыйдәләр үтәлешен күзәтү. Шул ук вакытта өстенлекле илкүләм проектлар буенча төзелә торган социаль әһәмиятле объектларга; кешеләр күпләп килә торган объектларга;  республика бюджетыннан финанслап гамәлгә ашырыла торган объектларга аерым игътибар бирелә.

Татарстан Республикасында дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасын торгызу турында тарихи белешмә:

► https://gsn.tatarstan.ru/istoricheskaya-spravka.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International