♦ КОРРУПЦИЯГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
Россиядә коррупция турында беренче тапкыр искә алу «ришвәт алу» («мздоиство») төшенчәсе белән билгеләнгән, XIII гасырның рус елъязмаларында шулай телгә алына.
Коррупция кешелекне борынгы заманнардан ук, дәүләтнең даими (гәрчә теләнмәгән) иярчене буларак озата бара. Әле Хаммурапи кануннары белән (4 мең ел диярлек элек) ришвәтчелек өчен җәза каралган булган. Коррупция турында иң борынгы телгә алуларның берсе борынгы Вавилон балчык язуларында очрый. Борынгы грек фәлсәфәчесе Аристотель болай дип яза: «Һәрбер дәүләт корылышында эшне, вазыйфаи затлар тиешле булмаган юл белән байый алмаслык итеп, законнар һәм башка боерык ярдәмендә оештыру мөһим».
Коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшү өчен аның тамырларын һәм сәбәпчеләрен белергә кирәк.
Ришвәтләр Борынгы Русьта ук барлыкка килгән, бу хакта исән калган язулар буенча билгеле. IX гасырда Борынгы рус дәүләте тарафыннан җирле халык исәбеннән вазыйфаи затларны асрап тотуның аерым ысулы булган «ашату» системасы алынган. Князь наместникларны һәм башка йомышлы кешеләрне шәһәрләргә һәм волостьларга җибәрә торган була. Халык аларны хезмәт итүләренең бөтен чоры буенча «ашатырга» тиеш була, бу исә, әлбәттә, ришвәтләргә китереп чыгара. Тулаем алганда, вазыйфаи затларны тотуның әлеге системасы бөтенләй нәтиҗәсез була.
XV гасырга Россиядә коррупция системалы төс ала. Әгәр дә түрә әйбергә алмаш итеп нинди дә булса гамәл кылса (вазыйфаи бурычларын үтәсә, бу хәл «мздоимство», ягъни әҗер дип аталган һәм норма буларак кабул ителгән. Ләкин... түрә законны бозмаган булса гына! Әгәр дә инде аны вазыйфасы ярдәмендә мөмкин булган, ләкин ниндидер законсыз эш башкару өчен сатып алсалар, монысы «лихоимство» дип аталган. Законсыз ришвәтчелеккә каршы көрәшеп карыйлар.
Законлы гамәлләрне кылган өчен һәм законсыз гамәлләрне кылган өчен ришвәт алу аркасында Русьта ришвәт һәм ришвәтчелек турында бик күп мәкаль-әйтемнәр барлыкка килгән. Менә аларның кайберләре:
Мәхкәмә – туры, хөкемдары кыек шул.
Майлап җибәрмәсәң – кузгала алмассың.
Кесәгә кергән нәрсә генә хөкемдарлар өчен файдалы.
Мәхкәмә янына борын белән түгел, әйбер күтәреп бар.
Аллаһы каршында – дөреслек белән, ә хөкемдар каршында – акча белән.
Җир – тирес, ат – солы, ә судья китергәнне ярата.
Әйтергә кирәк, ришвәт һәрвакытта да әҗер булмаган, ә сатып алу (вәгъдә өчен әйбер бирү) булган. Коррупция гамәлләрен законлы нигездә беренче чикләү Иван III чорына карый, ул судьяларга әйбер вәгъдә итүне тыя.
Иван Грозный ришвәт өчен беренче тапкыр үлем җәзасын кертә. Патша фәрманы буенча түрәләр дәүләт казнасы хисабына асрала, ә гражданнардан контрольсез китерелгән «әҗерләр» агымы үлем җәзасына тартыла торган явызлык булып санала. 37 ел идарә итү чорында Иван Грозный 8 меңнән артык түрәне аеруча рәхимсезлек белән җәзалап үтертә, ул шул вакыттагы дәүләт хезмәткәрләренең гомуми саныннан якынча 34% тәшкил иткән. Дәүләт аппаратының тоталь коррупциясен хәл итү омтылышы нәтиҗәсендә Русьта опричнина кертелә.
XVI–XVII гасырларда «почесть» дигән төшенчә киң тарала, бу ирекле рәвештә әйбер китерү формасында була һәм бирелә торган затка ихтирам белдерү өчен хезмәт итә. «Почесть» сүзенең ихтирам дигән мәгънәсе үзең хөрмәт иткән кешегә, аеруча түрәгә бүләк бирүгә бәйле рус йоласыннан килеп чыккан. Бу йола гасырлар буена яшәп килгән һәм бүгенге көндә дә бар. Шулай ук ул тарихи чорда түрәне ашату да киң таралыш алган була.
XVII гасырда «боерыклы» затлар – җирле хакимият органнары (судлар, наместниклар) эшчәнлеген контрольдә тотарга вәкаләтле дәүләт хезмәткәрләрен сатып алу һәм аларга ришвәт бирүгә каршы тору һәм алар кабул иткән карарларны гамәлдән чыгару эше дәвам итә. Әйтик, 1613 елда воевода вазыйфалары кертелә, аларга турыдан-туры да, читләтеп тә «азык» алу тыела. Әмма дәүләт воеводаларны акчалата асрап тотуны тәэмин итә алмый, шуңа күрә дә «ашатып тору» практикасы янә торгызыла. Ирекле рәвештә әйбер китерү («хөрмәт күрсәтү») тыелмый, һәм бу коррупция күренешләренең алга таба үсешенә ярдәм итә.
Дәүләт өчен катлаулы вакытта коррупциянең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы ачык мисал булып 1648 елда Мәскәүдәге Соляной бунт тора. Салым системасында хөкүмәтнең популяр булмаган чаралары югары дәрәҗәле түрәләрнең ришвәт алуы белән катлаулана. Земский приказны җитәкләгән Л.С. Плещеев аеруча аерылып торган, ул ялган яла ягып, кешеләрне төрмәгә утырткан һәм бары тик ришвәт өчен генә чыгара торган булган, шулай ук пушкарь приказы җитәкчесе П.Т. Трахониотов атаклы булган, ул ясаклы кешеләрнең хезмәт хакларын үзләштереп барган. Бунт вакытында бу түрәләр халыкка тапшырылган һәм кешеләрне аларны турыдан-туры талап үтергән. Бу хәл башка түрәләр өчен яхшы дәрес була, гәрчә ришвәтчелек тукталмаса да.
Шулай итеп, тарихи материаллар XVI–XVII гасырлар азагында, Россия бюрократиясе башланганчы, казна учреждениеләрендә (приказларда) зур ришвәтчелек күренешләрен күзалларга мөмкинлек бирә. Ришвәтләр төрле характерда була. Беренчедән, эшне уңышлы алып бару өчен, «почесть» дип атала торган ришвәт төре аны бирүче тарафыннан алдан ук тәкъдим ителә торган булган. Икенчедән, приказлыларга, эшне тизләтү максаты белән, аларның конкрет эшләре өчен дә биргәннәр. Һәм, өченчедән, алар законны бозган өчен «посуллар» (әҗерләр) ала торган булганнар.
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:
1. Россиядә коррупция тарихы. М.М. Абдуразаков;
2. Россия дәүләт хезмәте системасында коррупциягә каршы торуның тарихи тәҗрибәсе. «Вестник Нижегородского университета им. Н.И. Лобачевского», № 4, 2017 ел;
3. Россиядә коррупциягә каршы көрәш тарихы. О.В. Сыромясов, «Законовест», 2018 ел.