Алексеевск штп район советы администрациясе яңа биналы булачак

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

ТР ДТК инспекциясе Алексеевск муниципаль районының Алексеевск штп төзелгән район советының административ бинасына актыккы тикшерү эшләрен уздыра.

1625,10 кв. м мәйданлы объект Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы, Совет мәйданы, 3 йорт адресы буенча урнашкан.

Аны төзүче – Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Стройдорсервис+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Административ учреждение бинасы – өч катлы, җир асты өлешендә техник кат урнашкан. Беренче катта гардероблы вестибюль, саклау бүлмәсе, киңәшмәләр залы, килүчеләрне кабул итү бүлмәсе, кабинетлар урнашкан. Икенче һәм өченче катларда шулай ук кабинетлар, конференцияләр залы, санузел урын алган. Техник катта – инженерлык җиһазларын урнаштыру өчен урыннар.

Территориядә газоннар, клумбалар оештыру планлаштырыла, автопарковка бар.

Актыккы тикшерү тәмамлангач, кисәтүләр булмаса, капиталь төзелеш объектының проект документларына туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш

күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International