Татарстанда индивидуаль торак төзү планы 47% арттырып үтәлгән

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Республикада социаль-мәдәни объектлар төзү, торак төзелеше буенча республика программалары һәм илкүләм проектлар үтәлеше буенча ахыргы стадиясенә килеп җиткән. Быелгы 17 республика программасын үтәүнең гомуми күләме 90% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, быел илкүләм проектлар кысаларында эшләр 96% дәрәҗәсендә башкарылган. Министрлык 6 илкүләм проектны алып бара, алар буенча гомуми смета бәясе 11 млрд 900 млн сумлык 99 объект төзелә. Агымдагы датага шуларның 82сендә эшләр тәмамланган.

Быел балалар бакчалары «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» федераль проектлары кысаларында төзелә. 16 бакчаның 12се төзелгән, тагын дүртесендә төзелеш эшләре бетеп килә. Гомумән алганда, программа буенча эшләр 98% дәрәҗәсендә үтәлгән.

«Торак» федераль проектын быел гамәлгә ашыру социаль объектлар төзүне дә, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзүне дә күздә тота. Бу – 5 торак комплексындагы 7 объект. Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексында чистарту корылмаларын һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясен реконструкцияләү эшләре бара. Алар 52% дәрәҗәсендә үтәлгән. Казан шәһәренең «Светлая долина» торак комплексында өске агымның чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Эшләр күләме 94% тәшкил итә. Казан шәһәренең «Лето» торак комплексында юллар, мәйданчыктан тыш һәм йорт эчендә су белән тәэмин итү челтәрләре төзү һәм Лаеш районы һәм Казан шәһәре торак комплексларында 2 автомобиль юлын төзү эшләре төгәлләнгән.

«Иделне савыктыру» федераль проекты буенча Казанның чистарту корылмалары реконструкцияләнә. Реконструкциянең беренче этабы кысаларында подрядчылар эш күләменең 85% гамәлгә ашырган.

Түбән Кама районы Прости авылында «Чиста ил» федераль проекты кысаларында санкцияләнмәгән чүплек рекультивацияләнә. Эшләрне башкару дәрәҗәсе 98% дип бәяләнә.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектына узып баручы елда 49 объект кертелгән. Шуларның 48е төгәлләнгән, бер объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Тулаем алганда, төзү-монтажлау эшләренең план күләме 99%ка ябылган.

Тагын 8 иҗтимагый киңлек Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бәйгесендә җиңүчеләр буларак төзекләндерелә. Шуның 5 объекты төзелеп беткән, 3се буенча эшләр дәвам итә – төзү-монтажлау эшләре планы 98% дәрәҗәсендә үтәлгән.

Республика программаларына килгәндә, 42 фельдшер-акушерлык пунктларыннан беренчел медицина звеносын камилләштерү кысаларында хәзерге вакытка 39 объект буенча эшләр тәмамланган, өч объектта – тәмамлану стадиясендә. Алар буенча эшләр күләме 99% җитеп килә. 4 табиб амбулаториясеннән 2 объект буенча эшләр төгәлләнү алдында тора. Алар буенча төзү-монтажлау эшләре 97 һәм 98% дәрәҗәсендә үтәлгән.

Спорт объектларын төзү программасына керә торган 4 ябык футбол манежыннан Чистай шәһәрендәге соңгы объект буенча искәрмәләр бетерелә.

Алты объект балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасына кертелгән. Шуларның 3 буенча төзелеш эшләре дәвам итә. Программа буенча эшләрне үтәү – 80%.

Торак төзелеше программалары буенча төзүчеләр тизлекне киметмиләр һәм, элеккечә, узган ел күрсәткечләреннән алда баралар. Еллык план 96% дәрәҗәсендә үтәлгән. 2 млн 555 мең квадрат метр торак тапшырылган.

Шәхси торак төзелеше алда бара: план 8 мең 330 йорт булса, 12 мең 217 йорт төзелгән. План 47% диярлек арттырып үтәлгән.

Коммерция төзелеше линиясе буенча гомуми мәйданы 781 мең кв. м булган 101 күпфатирлы йорт төзелгән, бу планлаштырылган еллык күрсәткечләрнең 62%ын диярлек тәшкил итә.

Социаль ипотека буенча программаның еллык планы 280 мең кв. м, ягъни 161 йорт тәшкил итә. Хәзерге датага 125 мең кв.м торак төзелгән, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 44%ын тәшкил итә.

Министр шулай ук аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү турында да хәбәр итте. Күпчелеге – ятим балалар: 740 гаиләдән бу категориягә 636 катнашучы керә. Дәүләт торак фонды белән контрактлар төзү этабы 636 торак бина буенча төгәлләнгән. 382 торак урынга республика милке хокукы рәсмиләштерелгән, аларга хәзерге вакытта кешеләр урнаштырыла. 42 торак урынга Дәүләт торак фондының милек хокукы теркәлгән. Дәүләт торак фондының милек хокукын теркәү һәм кадастр исәбенә кую процедурасы 27 урын буенча уза. 185 урын төзелә.

«Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләр» категориясенә быел 47 гаризачы кертелгән. 3 сертификат гына тормышка ашырылмаган килеш кала. Хәзер бу гаиләләр үзләре өчен иң туры килә торган вариантларны сайлый.

Быел торакка сигез сертификатны «Ерак Төньяктан күченергә мәҗбүр булган затлар, чернобыльчеләр һәм күченеп килүчеләр» категориясе вәкилләре алырга тиеш. Биш сертификат бирелгән, шул ук вакытта 4се инде гамәлгә ашырылган. Тагын 3 сертификат буенча муниципаль берәмлекләр аларны алучыларны исәпкә алу эшләрендә ачыкланган кисәтүләрне бетерә.

► Ел башыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1 мең 577 тикшерү үткәргән. Аларның нәтиҗәсендә 5 млн 618 мең сумлык 100 карар чыгарылган. Үзкөйләнешле оешмалар көче белән 1 мең 888 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларның заказчысы – Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башыннан 589 тикшерү оештырган. 11 ай нәтиҗәләре буенча төзелеш мәйданчыкларында тикшерүчеләр тарафыннан 1 мең 34 хокук бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 1 мең 12се инде бетерелгән.

ТР Президенты матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International