Чаллыда яңа социаль ипотека йорты инспекцияләнә

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Чаллыда ТР ДТК Инспекциясе тарафыннан «Габдрахман Әпсәләмов ур., 21А адресы буенча урнашкан 63-20 409 фатирлы торак йорт» объектын тикшерү башланды. Тикшерү нигезе – төзелешне тәмамлау турында алынган хәбәр.

Тышкы инженерлык челтәрләре булган яңа йортта 11 кат, 10 подъезд.

Барлык бинаның мәйданы – 23888,50 кв. м. Фатирларның гомуми мәйданы – 20295,30 кв. м. Бер бүлмәлеләр – 191, ике бүлмәлеләр – 90, өч бүлмәлеләр – 28.

Сентябрьдән башлап биредә төзекләндерү эшләре алып барылган, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре монтажланган.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан кисәтүләр белдерелмәсә, объектка ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк, шуннан соң аны кулланылышка кертәчәкләр.

Йортны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Генераль подрядчы – «Домкор Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Проектлаучы – «Домкор Проект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Чаллыдагы яңа йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш

күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International