Казанның Совет районындагы Стадион урамындагы яңа ун катлы йортка ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе актыккы тикшерү уздыра. Анда – 3577,50 квадрат метр мәйданлы 62 фатир.
Капиталь төзелеш объектын төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.
Генераль проектлаучы – «Город» проект бюросы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Генераль подрядчы – «Төзелеш-монтаж предприятиесе-3000» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Йорт төзелеше 2020 елның маенда башланган булган. Быелның сентябренә биредә монолит каркас тулысынча корылган, эчке бизәкләү эшләре, вентиляция фасадын төзү эшләре башкарылган. Хәзер белгечләр территорияне төзекләндерү белән мәшгуль.
Яңа торак йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Тикшерү уңай нәтиҗә биргән очракта, Татарстан Республикасы ДТК инспекциясе тарафыннан проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.