1 декабрьдә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Богородский авылында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан актыккы күчмә тикшерү эшләре башланып китте. Монда «Золотой ключик» балалар бакчасы инспекцияләнә.
Тикшерү нигезе – мәктәпкәчә учреждение төзелешен тәмамлау турында алынган хәбәр.
Яңа балалар бакчасы ике катлы һәм 120 урынга исәпләнгән. Аның мәйданы – 2957,80 кв. метр. Территориядә балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан.
Ноябрь башыннан биредә эчке инженер челтәрләрен монтажлау (вентиляция), төзекләндерү (тротуарлар, яшелләндерү), газ тоташтыру эшләре алып барылган.
Төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» Баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Генераль подрядчы – «Абсолют» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Актыккы тикшерү тәмамлангач, кисәтүләр булмаса, капиталь төзелеш объектының проект документларына туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
матбугат хезмәте