Күгеш авылында яңа күпфункцияле үзәк ачылды

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

30 ноябрьдә ТР ДТК инспекциясе Татарстанның  Зеленодольск муниципаль районының Күгеш авылында төзелгән күпфункцияле үзәктә ахыргы тикшерү эшләренә кереште.

Үзәк 215 урынлы мәдәният йортын, китапханәне, уку залы, уен бүлмәсен берләштерәчәк. Биредә шулай ук авыл җирлеге башкарма комитеты да урнашачак. Ябык, җәйге бию мәйданчыгын да монда оештыру күздә тотыла.

КФҮ Күгеш, Тугай авылы һәм Айдар авылларында яшәүчеләр – өч торак пункт өчен төзелгән.

Бер катлы объект Татарстан Республикасы,  Зеленодольск муниципаль районы, Күгеш авыл җирлеге, Күгеш ав., Мәктәп яны урамы, 1 йорт адресында урнашкан.

Аның гомуми мәйданы – 529,3 кв. м. Проект чикләрендә территориянең мәйданы – 6241  кв. м.

Төзелеш 2020 елның октябрендә башланган булган.

Хәзерге вакытта күпфункцияле үзәкне инженер-техник яктан тәэмин итү эшләре тулысынча төгәлләнгән. Объектта электр белән тәэмин итү – үзәкләштерелгән. Салкын су белән тәэмин итү, канализация, җылылык, кайнар су белән тәэмин итү – котельныйдан.

КФҮ төзүче – Күгеш авыл җирлеге башкарма комитеты.

Проектлаучы – «ДоминантПроект» ҖЧҖ.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль подрядчы – «Строй Град Инжиниринг» төзелеш фирмасы» ҖЧҖ.

Кисәтүләр булмаса, Татарстан Республикасы ДТК инспекциясе проект документациясенең туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе әзерли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International