Россиядә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу РФ өчен истәлекле дата.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе декабрь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан шәһәре буенча территориаль органы офисында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган флешмоб узды.
Баулыда техник катлы һәм тышкы инженерлык челтәрләре булган яңа дүрт катлы йортта актыккы тикшерү эшләре бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында күчмә тикшерү уздыра башлады. Монда Биектау авыл җирлегендә, Эстачи авылыннан төньяк-көнбатышта урнашкан катнаш төрдәге «Шаян» балалар бакчасы инспекцияләнә.
Татарстан Республикасы ДТК инспекциясе реконструкцияләнгән «Минзәлә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе бинасында актыккы тикшерү эшләрен оештырды.
♦ КОРРУПЦИЯГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
Россиядә коррупция 90 нчы еллар башында ил товар-акча мөнәсәбәтләренә күчкән вакытта аеруча тиз җәелдерелә. Социаль үзгәрешләр нәтиҗәсендә баеп киткән бизнесменнар кирәкле мәсьәләләрне «дөрес хәл иткән» өчен түрәләргә бирүдән кызганмаган. Нәтиҗәдә бизнес дәүләт структуралары белән бәйләнешкә кереп, бу бәйләнешне өзүе шактый кыенлаша барган.
♦ КОРРУПЦИЯГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
Тарихыбызның совет чорында шулай ук коррупцияне кисәтү һәм чикләү буенча административ-хокукый чаралар эшләнә, өстәвенә, совет хакимияте оешкан көненнән башлап дәүләт хезмәте системасында ришвәтчелекнең җитди проблемалары белән очраша. Дәүләт строеның алмашынуы коррупцияне юкка чыгара алмый, ә үзгәреп, аңа яңа административ тирәлеккә җайлашырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ул еллардагы коррупция турындагы эшләрдә һәрвакыт бу күренешләр «үткәннең хурлыклы күренешләре һәм совет дәүләт аппараты киләчәктә бу начар күренешләрдән котылачак» дип күрсәтелә.
Билгесез солдат көне ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн Россия өчен яшь бәйрәм. 2021 елда аны 8 нче тапкыр билгеләп үтәләр.
♦ КОРРУПЦИЯГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
Пётр I патшалыгында коррупциянең дәүләт өчен явызлык булуын, ил бюджетын какшатуын һәм җәмгыятьне таркатуын аңлый торган булганнар. Пётр I дәүләттә коррупциягә каршы көрәш системасын төзергә тырышып карый. 1715 елдан түрәләр өчен теркәлгән хезмәт хакы билгеләнә, ә теләсә нинди рәвештә ришвәт алу инде җинаять дип таныла башлый. Пётр I ришвәтчелеккә каршы актив көрәш алып бара. Һәм закон бу чорда, вазыйфаи затлардан тыш, коррупция субъектларына арадашчыларны, булышчыларны, ымсындыручы затларны һәм җинаять турында әйтмәгән затларны да кертә башлый. Ришвәтчелек өчен таяклар белән бик каты кыйнаганнар, тамга салганнар, сөргенлеккә сөргәннәр. Аеруча явыз затларны күрсәтеп җәзалаганнар.