ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Инспекциянең рәсми сайтындагы "Коррупциягә каршы көрәш. Коррупциягә каршы бюллетень" бүлегендә яңа “Кытай: коррупциягә каршы аждаһа методлары белән көрәш” дигән коррупциягә каршы бюллетень урнаштырылды.


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Конкурс сайлап алулары “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программа өлешен гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр бүленеп биреләчәк Россия Федерациясе субъектларын билгеләү өчен үткәрелә.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

21 октябрьгә карата 61 РФ субъекты “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында гомуми 18,77 млн кв м торак кертү күләме буенча килешү имзалаган. Алардан 8 төбәк, вакытны бозып, әле дә булса җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм торак төзелеше проектларын сайлап алу буенча норматив-хокукый актларны кабул итмәгән. Тагын 7 субъект тиешле сайлап алуларны оештырмаган.


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2018 елгы дөнья чемпионаты Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Сочи, Казан, Калининград, Волгоград, Түбән Новгород һәм Екатеринбург шәһәрләрендәге 12 стадионда үтәр дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта, башкаладагы “Открытие Арена”дан кала, якшәмбе көнне анда комиссия киләчәк, Татарстан башкаласында нибары “Казан Арена” гына әзер, анда өй матчларын “Рубин” футбол клубы үткәрә.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Саратовта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ИФО төбәкләрендә торак төзелеше һәм “РФ Җир кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. 
Мамадышта 2013-2015 елларда гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча республиканың адреслы программасын гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга корылган зональ киңәшмә булып узды. 

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Инспекциядә территориаль орган җитәкчесе, Өлкәара орган җитәкчесе урынбасарлары, бүлекләрнең башлыклары һәм территориаль органнарның һәм Инспекция аппараты хезмәткәрләре биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәү буенча аттестация уздылар.

 

Архангельск өлкәсенең Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе җитәкчесе в.б.  Аркадий Чапурин эш визиты кысаларында  мәгълүмати-техник бүлек, экспертизалар, тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр территориаль органының, автоюллар һәм юл буе төзелешен күзәтү буенча территориаль органның эше белән танышты.


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген  А.А. Чапурин ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов белән очрашты, һәм шулай ук юридик бүлекнең, төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итү тәртибен күзәтү бүлегенең, административ тәҗрибә һәм өлешләп төзүне контрольдә тоту бүлегенең эше белән танышты.


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген “Алабуга” МИЗда “Интерскол” компаниясе тарафыннан завод төзүнең икенче чиратына таш салу тантанасы булды, аның кысаларында аккумулятордан эшләүче бораулап тишкечләр, кар җыйгыч машиналар, компрессорлар, эретеп ябыштыручы аппаратлар җитештерү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International