«Интерскол-Алабуга» ЯАҖ заводын тантаналы ачу

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Бүген “Алабуга” МИЗда “Интерскол” компаниясе тарафыннан завод төзүнең икенче чиратына таш салу тантанасы булды, аның кысаларында аккумулятордан эшләүче бораулап тишкечләр, кар җыйгыч машиналар, компрессорлар, эретеп ябыштыручы аппаратлар җитештерү планлаштырыла.

Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, министрлыклардагы һәм ведомстволардагы вәкилләр катнашты.

Икенче чиратның җитештерү егәрлеге елына 750 000 берәмлек булыр дип көтелә. Шулай итеп, предприятиенең гомуми җитештерү күләме елына 2 миллион берәмлек продукция тәшкил итәчәк.

«Интерскол» ЯАҖ компаниясе электр җиһазларын һәм аларга кирәк-яракларны җитештерү буенча алдынгы Россия җитештерүчесе булып тора. Компаниянең продукциясе Россия, Украина, Белоруссия, Казахстан, Азәрбайҗан һәм башка БДБ илләре базарларында тәкъдим ителә. 2009 елдан башлап продукция Европа һәм Якын Көнчыгыш илләренә дә җибәрелә башлый. Россиянең җитештерүчеләр ассоциациясе мәгълүматларына караганда, “Интерскол” компаниясенең РАТПЭ электр җиһазлары Россиядә иң күп сатып алынучыдан санала. Компаниядәге ассортиментта электр җиһазларының иң массачыл төркемнәрендәге 80 артык позиция исәпләнә. Хәзерге вакытта “Интерскол” ЯАҖдә эшләүчеләрнең гомуми саны – 450 кеше. 2012 елда компаниянең табышы 5,8 млрд. сумга җитә.

Компаниянең җитештерү мәйданнары Мәскәү өлкәсендә, Владимирда, Испаниядә, Кытайда, Италиядә, Болгариядә, Германиядә, Көньяк Кореяда урнашкан.

«Алабуга» МИЗ резиденты статусы 2007 елның 11 ноябрендә “Интерскол-Алабуга” ЯАҖ итеп танытылды. 2012 елдан башлап “Алабуга” МИЗ территориясендә елына 1 250 000 данә күләмендә электр җиһазларын (аккумуляторлы бораулап тишкеч-шөреп боргыч, перфораторлар, чат тигезләгеч машиналар, дисклы пычкылар) җитештерү проекты гамәлгә ашырыла.



ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International