“Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча килешү төбәкләрнең вакытларны бозуы аркасында өзелергә мөмкин

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

Россиянең Төзелеш министрлыгы киләсе 2 атна эчендә җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм торак төзелеше проектларын сайлап алу буенча норматив-хокукый акт кабул итмәгән һәм аларны сайлап алуны тизләтмәгән РФ субъектлары белән “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча килешүләрне өзү мөмкинлеген карап тикшерәчәк. Бу хакта 21 октябрь көнне статс-сәркатиб, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча узган селектор киңәшмәсе вакытында җиткерде.  

21 октябрьгә карата 61 РФ субъекты “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында гомуми 18,77 млн кв м торак кертү күләме буенча килешү имзалаган. Алардан 8 төбәк, вакытны бозып, әле дә булса җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм торак төзелеше проектларын сайлап алу буенча норматив-хокукый актларны кабул итмәгән. Тагын 7 субъект тиешле сайлап алуларны оештырмаган.

“Штрафчылар” исемлегенә Әстерхан, Ульян, Псков һәм Смоленск өлкәләре, һәм шулай ук Кабарда-Балкар Республикасы, Тыва, Хакасия һәм башкалар эләккән.

«Әгәр дә киләсе ике атнада субъектлар норматив-хокукый акт кабул итмәсә һәм җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм төзелеш проектларын сайлап алу процессын тизләтмәсә, Төзелеш министрлыгы төзелгән килешүләрне өзү мөмкинлеген караячак», - диде министр урынбасары.

Элегрәк Александр Плутник киләсе елдан төбәкләргә карата төп дәүләт ярдәме чараларының бары тик “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында гына биреләчәгенә игътибар юнәлткән иде. Шуңа күрә төбәкләргә программа кысаларында акт кабул итү һәм җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм торак төзелеше проектларын сайлап алу вакытына игътибарлырак булырга кирәк, дип ассызыклады Россия Төзелеш министры урынбасары.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, АИЖК” ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырылучы гамәлдәге “Стимул” программасына үзгәрешләр кертеләчәк, алар нәтиҗәсендә программа кысаларында төзүчеләргә кредит бирүче банкларга акча чараларын базарныкыннан кимрәк ставкалар буенча җәлеп итү мөмкинлеге карала. Бу төзүчеләргә “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында торгызылучы торак өчен инженерлык инфраструктурасына  ташламалы процент ставкасы белән кредит алырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, әлеге программа буенча торак сатып алучы гражданнарга “АИЖК” ААҖ ташламалы ипотека кредитлары бирәчәк.

Исегезгә төшерик, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча 2017 ел азагына кадәр, элегрәк планлаштырылган торак тапшыру күләменә өстәмә, эконом-класслы 25 миллион квадрат метр торак төзеп тапшырырга кирәк булачак. Программаны гамәлгә ашыру механизмы төзүчеләргә җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итүдә ярдәм итүне күздә тота. Мондый торак аукционнарда фиксацияләнгән бәядән: 1 кв метр өчен базар бәясенең 80% артмаган, әмма квадрат метры өчен 30 мең сумнан кыйммәтрәк булмаган бәядән сатылачак.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International