ФИФА Питердан, Казаннан һәм Сочидан канәгать калды

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

2018 елгы дөнья чемпионаты Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Сочи, Казан, Калининград, Волгоград, Түбән Новгород һәм Екатеринбург шәһәрләрендәге 12 стадионда үтәр дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта, башкаладагы “Открытие Арена”дан кала, якшәмбе көнне анда комиссия киләчәк, Татарстан башкаласында нибары “Казан Арена” гына әзер, анда өй матчларын “Рубин” футбол клубы үткәрә.

Россия башкаласы ФИФА вәкилләренең инспекцион сәяхәте кысаларында дүртенче шәһәр булачак. Элегрәк комиссия Санкт-Петербургта, Казанда һәм Сочида булды. 2014 Кышкы олимпия уеннары башкаласына рейс тоткарлану халыкара күзәтүчеләрнең кәефендә сизелмәде. Барлык шәһәрләрдә дә алар күргәннәреннән канәгать калдылар. "Без стадионнарны чагыштырмыйбыз. Аларның һәркайсы үзенчәлекле. Без стадионның бүген ничек күренүен һәм аның әзерлек барышында нинди булуын күрергә тырышабыз", — дип сөйләде журналистларга ФИФА департаментының дөнья чемпионатларын әзерләү буенча башлыгы Кристиан Унгер.

"Открытие Арена" стадионы Мәскәү “Спартагы” өчен өй стадионы булып тора, ул бу елның сентябрендә ачылды. Ул элеккеге Тушин аэродромы территориясендә башкаланың төньяк-көнбатышында урнашкан һәм сыйдырышлылыгы буенча Россиянең гамәлдәге стадионнары арасында “Казан Арена”дан кала икенче булып тора. Стадионны төзү буенча актив фаза өч елга сузылды, ә “Спартак” хуҗасы  Леонид Федунга 14,5 миллиард сумга төште.

Спартак стадионы 42 мең тамашачыны кабул итә ала, ул шулай ук ДЧ артыннан традиция буенча килүче Конфедерацияләр кубогы – 2017 матчларын үткәрүгә дә игълан ителгән. "Арена янәшәсендәге барлык территория 2017 елга кадәр төзекләндерелеп бетәчәк, — дип аңлатты  Федун. — Биредә универсаль заллар, кунакханә, база —  барысы да булачак". Хуҗаның планнары буенча, кунакханәләрнең берсе - өч йолдызлы, икенчесе биш йолдызлы булачак. "Открытие Арена", “Спартак”ның өй стадионнарыннан кала, Россиянең илкүләм җыелмасын кабул итте инде.

"Лужников" зур спорт аренасы 2018 елдагы дөнья чемпионатының төп стадионы булырга тиеш — биредә турнирның ачылыш һәм финал матчлары узачак. 19 миллиард сумлык реконструкцияне 2017 елның икенче кварталында төгәлләү планлаштырыла, хәзер ул тулы куәтенә бара. Стадионда тамаша кылучылар урыны 78 меңнән 81 меңгә кадәр артачак. Әмма йөгерү юлларын демонтажлау реконструкциянең төп нәтиҗәсе булачак.

"Стадионның тарихи йөзе сакланачак, — дип сөйләде реконструкция турында башкала мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш буенча урынбасары Марат Хөснуллин. — Әмма фасадын декоратив рәвештә яңартачакбыз, ул дөресен генә әйткәндә бик күңелсез күренә. Бәясе бик югары түгел: бер урын бәясен исәпләгәндә, ул якынча 5,3 мең евро булачак".

Уртак делегация составына ФИФАның, оргкомитетның һәм “Арена - 2018”нең стадионнарны проектлау һәм төзү, ярышларны әзерләү һәм үткәрү, куркынычсызлык, транспорт, логистика, кунакчыллык сервислары, телехәбәр, ММЧ эшен тәэмин итү, медицина хезмәтләре, персонал эше, маркетинг һәм билет программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге 40 эксперты керә. Мәскәү этабыннан соң инспекцион комиссия калган ДЧ-2018 ареналарын төзү проектлары һәм планнары белән танышачак.


РИА Новости
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International