Михаил Мень 2015 елда “Торак” программасында катнашуга конкурс сайлап алуларын үткәрү турындагы боерыкны имзалады

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень 2011-2015 елларга исәпләнгән “Торак” федераль максатчан программасының “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программа өлешен 2015 елда гамәлгә ашыруда катнашу өчен Россия Федерациясе субъектларына конкурс сайлап алуларын үткәрү турындагы боерыкны имзалады. Шулай ук конкурсны үткәрү тәртибе һәм конкурс сайлап алуларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган документлар расланды

Конкурс сайлап алулары “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программа өлешен гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр бүленеп биреләчәк Россия Федерациясе субъектларын билгеләү өчен үткәрелә. Анда катнашу өчен субъектлар сайлап алуда катнашуга тәкъдим, һәм шулай ук яшь гаиләләргә субсидияләр бирү өчен кирәкле булган федераль бюджет чаралары күләме турындагы мәгълүматны кертергә тиешләр.

Моннан тыш, программа өлешендә катнашырга әзер булган төбәкләргә әлеге чараларны Россия Федерациясе субъектлары хисабына финанслау мөмкинлеге турында һәм бюджеттан тыш чыганакларны җәлеп итү турында мәгълүмат тапшырырга кирәк. Башка документлар белән берлектә, субъектлар торак шартларын яхшыртырга теләгән яшь гаиләләрнең саны турында да белешмәләр бирергә тиеш. Программа өлешен гамәлгә ашыру барышында торак шартларын яхшыртачак яшь гаиләләрнең өлеше турында мәгълүмат сайлап алуда әһәмиятле фактор булып тора.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International