Идел буе төбәкләрендә сатып алырга мөмкин булган торак төзелеше темплары арттырылачак

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 6 октябрендә Саратовта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ИФО төбәкләрендә торак төзелеше һәм “РФ Җир кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде һәм яңа торак төзелеш комплексы - “Солнечный-2” микрорайонында булды. Киңәшмәдә Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис, Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек фонды генераль директоры Александр Браверман, Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев, округ төбәкләрендәге җитәкчеләрнең урынбасарлары, торак төзелешенә кураторлык итүчеләр катнашты.

Катнашучылар федераль һәм өлкәара дәрәҗәләрдә РФ Президентының 2012 елның 7 маендагы Указын үтәү кысаларында эконом класслы торак төзелеше күләмен арттыру өчен күрелгән чаралар турында сөйләштеләр. Михаил Бабич Идел буенда агымдагы елның 8 аенда 1 миллион кв. м. тирәсе эконом класслы торак тапшырылуы турында хәбәр итте, бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсеннән 55 процентка күбрәк.

«Соңгы арада күрелгән иң төп чара: Төзелеш һәм ТКХ министрлыгына норматив-хокукый базаның барлык пакетын формалаштырырга мөмкин булды, аның нәтиҗәсендә бүген эконом класслы торак, техник сыйфатламаларыннан алып, анык билгеләнә, хәзер без бәя параметрларын билгеләүгә күчәбез. Шәхси-дәүләти партнерлык вариантларын тәэмин итүгә карата бердәм алымнар барлыкка килде. Бу төбәкләрдәге эшләрне җитди тәртипкә салырга ярдәм итте. РФ субъектлары бүген Министрлык, Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек фонды белән үзара йогынты ясаша, төзүче белән берлектә торак төзелешендә катнашып, җир кишәрлекләренә, инженерлык инфраструктурасын төзүгә карата шәхси аукционнар үткәрелә. Дәүләтнең әлеге өлеше торак бәясен эконом класс критерийларына һәм параметрларына җиткерү өчен юнәлдерелгән. Төрле төбәктә төрлечә, әмма тулаем алганда бәясе 30 мең сумга кадәр булачак – бу без эконом класска керткән торак», - дип ассызыклады вәкаләтле вәкил.

Округта торак тапшыру күләме буенча Башкортостан һәм Татарстан (1,5 әр млн. кв.м.) Республикалары лидер булып санала. Торак тапшыру буенча иң зур үсеш темпы Оренбург өлкәсендә (узган елның шушы чорына карата 185 процент) һәм Киров өлкәсендә (180 процент) теркәлгән.

Торакны сатып алуы мөмкин булсын өчен дәүләт хакимияте органнарына аның бәясен киметү буенча чаралар күрү зарур.  Моның өчен “Россия гаиләсе өчен торак” программасы гамәлгә ашырыла, торак-төзелеш кооперативларына дәүләт ярдәме күрсәтелә,  «голланд» аукционнары үткәрелә, аларның җиңүчеләре торакны аерым граждан категорияләренә фиксацияле, Россия Төзелеш министрлыгы бәясеннән артмаган бәядән сата.

Болар белән берлектә, киңәшмәдә торак төзелеше өлкәсендәге проблемалар турында сөйләштеләр. Михаил Бабич гомуми төзелеш күләмендә эконом класслы торак төзелешен арттырырга, икътисади вәзгыятьнең нинди булуына карамастан, аерым категория гражданнарын сатып алырлык торак белән тәэмин итү, “голланд” схемасы буенча аукционнар үткәрү механизмын киңрәк кулланырга кирәклеген әйтте.

«Федераль закон кабул ителде һәм хәзер «голланд» аукционнары – РЖС Фондының гына эше түгел, ә төбәкләрнең дә компетенциясе. Бу төзүче өчен квадрат метрның ахыргы бәясе буенча бәяне киметүгә юнәлдерелгән аукцион. Мондый мөмкинлек барлыкка килде һәм чикләнмәгән җирләрдә. Муниципалитет килешүе буенча, кулланучы өчен гарантияләнгән түбән бәяне булдыру өчен, аны “голланд” аукционы буенча әйләнешкә актив җәлеп итәргә мөмкин», - дип өстәде Михаил Бабич.

«РЖС» фонды генераль директоры Александр Браверман РЖС” фонды тарафыннан дәүләт милекчелеге чикләнмәгән җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мөмкинлеген күздә тотучы Федераль законны гамәлгә ашыру буенча төбәкләр белән уртак алып барылган эш турында сөйләде. Закон җирле бюджетларның чыгымнарын киметеп кенә калмыйча, мондый җир кишәрлекләреннән мөстәкыйль файдалану мөмкинлеген дә бирә, җир сатудан яки кишәрлекләр өчен аренда түләвен алудан өстәмә табыш алырга да ярдәм итә.

Белешмә өчен:

Россия Федерациясе Президентының  07.05.2012  «Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттыру чаралары турында» 600 номерлы Указы белән  түбәндәге күрсәткечләр билгеләнде:

- 2018 елга кадәр эконом класслы торакны файдалануга тапшыру күләмен арттыру юлы белән торакның бер квадрат метры өчен бәяне 20 процентка киметү;

- 2018 елга кадәр торак ипотекасы кредиты буенча уртача процент ставкасын (сумнарда) арттыру күрсәткечен кулланучылар бәясе индексына карата кимендә 2,2 процент пунктына кадәр киметү;

- 2018 елга кадәр бирелә торган торак ипотекасы кредитларын елына 845 меңгә кадәр арттыру.

“Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм торак-коммуналь хезмәтләре белән тәэмин итү” дәүләт программасы буенча 2014 елда эконом класслы торак тапшыру күләме ил буенча тулаем алганда гомуми 71 миллион кв. м. торак тапшыру күләмендә 40 миллион кв. м. тәшкил итәргә, ягъни эконом класслы торак өлеше 56 процент булырга тиеш. 2018 елда гомуми торак тапшыру күләме 95 млн. кв. м. булганда 64 млн. кв. м. эконом класслы торак тапшыру параметрлары билгеләнгән, ягъни эконом класслы торак өлеше 67 процент тәшкил итәргә тиеш.


pfo.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International