Бүген Аркадий Чапурин мәгълүмати-техник бүлек эше белән танышты, юл лабораториясендә һәм экспертизалар, тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр территориаль органының лабораториясендә булды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бүген Аркадий Чапурин мәгълүмати-техник бүлек эше белән танышты, юл лабораториясендә һәм экспертизалар, тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр территориаль органының лабораториясендә булды.

Архангельск өлкәсенең Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе җитәкчесе в.б.  Аркадий Чапурин эш визиты кысаларында  мәгълүмати-техник бүлек, экспертизалар, тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр территориаль органының, автоюллар һәм юл буе төзелешен күзәтү буенча территориаль органның эше белән танышты.

А.А. Чапуринга “ТР Төзелеш күзәтчелеге” системасын кертү, “Мобиль инспектор” программасын гамәлгә ашыру һ.б. турында сөйләделәр. Ул шулай ук юл лабораториясенең һәм  экспертизалар, тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр территориаль органы  лабораториясенең җайланмалары һәм җиһазлары белән танышты, һәм шулай ук тыгызлау эшенең һәм җимерелми торган контроль методының демонстрациясен күрде.

 

ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International