Архангельск өлкәсенең Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе җитәкчесе в.б. А.А. Чапурин эш визиты белән Казанга килде.
Бүген А.А. Чапурин ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов белән очрашты, һәм шулай ук юридик бүлекнең, төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итү тәртибен күзәтү бүлегенең, административ тәҗрибә һәм өлешләп төзүне контрольдә тоту бүлегенең эше белән танышты.
Аркадий Чапуринга 294-ФЗ таләпләре һәм Инспекциянең административ регламенты нигезендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, соңгы тикшерүләрне үткәрү, ярашлылык турында бәяләмә бирү һәм мобиль сектор эше, өлешләп төзү объектларын контрольдә тоту һ.б. турында сөйләделәр.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте