Мамадышлылар аварияле торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадышта 2013-2015 елларда гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча республиканың адреслы программасын гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга корылган зональ киңәшмә булып узды. Киңәшмә эшендә Алексеевск, Әлки, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас районы вәкилләре катнашты.

Киңәшмә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин, ТР Төзелеш министрлыгының эксплуатация һәм ТКХ программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыров рәислегендә узды.

Республика программаны гамәлгә ашыру буенча лидер районнар билгеләнгән зоналарга бүленгән. Әлеге районнардагы вәкилләр эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Кичәге киңәшмәдә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлеп бирү секторы җитәкчесе Любовь Долгова коллегалары алдында чыгыш ясады. Ул Мамадыш районында әлеге программаларны гамәлгә ашыруның ничек оештырылганлыгы турында сөйләде.

2011 елның 1 гыйнварына карата Мамадыш муниципаль районында 250 йорт (859 фатир) аварияле һәм яшәү өчен яраксыз дип танылган.

Аварияле йортларның исемлеге этапларга бүленгән.

2011-2012 елларда гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча

•      44 (164 фатир) күчерелгән

•      Күчерүнең мәйданы – 5950,76 кв. м.

•      Финанс күләме – 116,2 млн. сум.

Әлеге программа буенча югары күрсәткечләргә яхшы оештырылган эш нәтиҗәсендә ирешелә. Хәзерге вакытта 2013 һәм 2014 еллар этабы буенча актив эш алып барыла. Әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен башлангыч этаптан ук гражданнар белән индивидуаль эш алып барылган, аның кысаларында күчерүнең барлык шартлары турында да җентекләп аңлатылган. Программаны гамәлгә ашыруны район башлыгы Анатолий Иванов даими рәвештә контрольдә тота. Район җитәкчесе урыннарга чыга һәм барлык җаваплы хезмәткәрләр белән гражданнар белән очраша.

Барлык аварияле йортлар җаваплы хезмәткәрләргә бүленгән (һәркайсына 3 әр йорт). Беркетелгән хезмәткәрләр һәр граждан белән аерым эш алып бара.

Атна саен аварияле йортларга район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, җаваплы хезмәткәрләр, участок полиция хезмәткәрләре белән баралар. Шундый ук ешлыкта район башлыгы катнашында әлеге программа буенча башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелә. Эшне җайлау өчен әлеге программа буенча юл картасы булдырылган


ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International