ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2014 ел
шимбә

Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коллективы Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге Каенлык аланы территориясендә булып узган акциядә актив катнашты. Хезмәткәрләр яшь нарат агачларын, алга таба үсеп китәчәгенә һәм кешеләргә файда китерәсенә өмет итеп, бик саклык белән утырттылар.

2014 ел башыннан бирле хезмәтне саклау өлкәсен контрольдә тоту кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 787 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклауның кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 16 миллион 186 мең сумлык 428 карар чыгарылган.

Татарстанда беренче тапкыр барлык республика төзелеш программаларын яңа ел башына әзерләү планлаштырыла. Шундый бурыч турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында барган атналык киңәшмәдә белдерде. 

10
октябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Минзәләдә 2013-2015 елларда гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга корылган зональ киңәшмә булып узды

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Татарстан Республикасы бүген тотрыклы үсеш кичерә: гражданнарыбызның керемнәре артты һәм тормыш сыйфаты яхшырды, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләрендә шактый алга китеш бар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышының башында. - Шуның белән бергә, үсеш темпларының акрынаюы да күзәтелә. Мондый вазгыять белән без килешә алмыйбыз. Төп бурычыбыз – Татарстан икътисадының динамикалы үсешен тәэмин итү».

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Региональ һәм муниципаль автомобиль юллары челтәрен саклап калу һәм үстерү чаралары комплексы бүген “Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында” Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында тәкъдим ителде, аны Новосибирскта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Төп нотык белән утырышта Дәүләт Советы эш төркеме җитәкчесе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елга һәм 2015 һәм 2016 еллардагы план чорына “Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру планы РФ Хөкүмәте тарафыннан расланды.

6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Мәктәпләрне капиталь ремонталу программасы буенча эшләр бөтен 45 муниципаль берәмлектә тәмамланган, 2014 елда программага кергән бөтен 159 гомуми билем учреждениеләрендә. Бирелгән акчаларның 100% кулланылган (2,55 млрд. сум).

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Алабуга” МИЗда инфраструктура объектларын төзү барышын карап тикшерү буенча киңәшмә үтте.

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Инспекциядә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең дәүләт граждан хезмәтендәге төп һәм алдынгы вазыйфалар төркемнәренең кадрлар резервына кертүгә карата конкурс узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International