ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренең биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәвен тикшерделәр

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәр хезмәткәрнең дә һөнәри белемнәре югары стандартларга туры килүенә омтыла.

Бүген Инспекциядә территориаль орган җитәкчесе, Өлкәара орган җитәкчесе урынбасарлары, бүлекләрнең башлыклары һәм территориаль органнарның һәм Инспекция аппараты хезмәткәрләре биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәү буенча аттестация уздылар.

Аттестацияләү комиссиясендә Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Н. Плюснин, “АБАДА” фәнни-интеграцион берләшмәсе Фәнни-методолик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Л.К. Сафиуллин, юридик бүлек башлыгы Н.А. Курневич, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Р.М. Ихсанова һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко катнашты.

Дәүләт хезмәткәрләренә карата үткәрелгән аттестация нәтиҗәләре буенча Инспекциянең 11 дәүләт хезмәткәре биләгән вазыйфаларына туры килү буенча аттестацияләнде.

 

ТР ДТКИ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International