ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Нурлат шәһәрендә төзелештә куркынычсызлык мәсьәләренә багышланган семинарда катнашты

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Нурлат шәһәрендә тармак семинар-киңәшмәсе узды, анда катнашучылар төзелеш өлкәсендә куркынычсызлык буенча актуаль мәсьәләләр белән танышты.

Семинарда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмах Әхмәтшин, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, “ТР Төзелеш-инвестиция баш идарәсе”, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре, төзелеш компанияләре вәкилләре катнашты.

Семинарда катнашучылар Мамык авылында төзелә торган балалар бакчасы һәм Нурлат шәһәрендәге ЗАГС бинасында булдылар. Шулай ук Балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән таныштылар.

Объектлар белән танышканнан соң, ТР төзелеш министры урынбасары семинарда катнашучылар белән киңәшмә үткәрде. Аерым алганда, Татарстан Республикасы төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау, хезмәт шартларын махсус бәяләү, югарыда эшләгән вакытта куркынычсызлык нигезләренә багышланган докладлар тыңланылды.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең территориаль органы консультанты Кирилл Козырев бәхетсезлек очракларына китерүче еш очрый торган мисалларны китерде. Бу - эшчеләрдә шәхси сак чаралары, эш урыннарында сак һәм иминият киртәләре булмау, төзелеш баскычларын дөрес урнаштырмау.

Төзелеш оешмалары вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар алды.

Семинарда катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый семинарларның файдасы зур, әмма хезмәт кагыйдәләрен бозу мәсьәләсе ачык кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International