ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Татарстан Республикасы Казанның Киров районы Залесный бистәсендә “Залесный Сити” торак комплексында 3-1 һәм 3-2 өченче чират ике торак йорт төзелә башлау турында хәбәр алынды. 11058 кв метрлы ике торак йорт 264әр фатирга исәпләнгән.
Йорт янындагы территориядә җәяүлеләр өчен юллар, балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары да булдырылачак. Шулай ук балалар бакчасы һәм мәктәп тә проектка кертелгән.
Объектның төзүчесе - «Суварстроит» ҖЧҖ. Төзелеш 2023 елның икенче кварталында тәмамланырга тиеш.