Татарстан Республикасының Алабуга районында «Алабуга» МИЗда «Синергия» индустриаль-технологик паркның дүртенче корпусы төзелә башлаган. Объект Махсус икътисади зона резидентлары өчен төзелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш эшләре барган урыннарны тиешенчә карап тоту кирәклеге турында искәртә. Аерым алганда, төзелештә катнашучылар төзелеш мәйданчыны территориясеннән җыелган карны чыгаруны һәм төзелеш калдыклары булмаган карны эретү станцияләргә яки махсус урыннарга илтүне тәэмин итәргә тиеш.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов аппарат киңәшмәсе үткәрде. Аның барышында Инспекция җитәкчесе социаль һәм коммерция торак объектлары саны һәм алар буенча бирелгән ярашлылык турындагы бәяләмә буенча мәгълүматны бәян итте. Шулай ук Инспекция структурасындагы үзгәрешләр турында да сөйләде. Әйтик, өлешләп төзүне контрольләү бүлеге булдырылды, дәүләт сатып алулары аерым секторга бүленде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт шәһәрендә булды. ТР Хөкүмәте башлыгы ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының «Западные ворота» микрорайонындагы күп фатирлы торак йортлар төзелешенең барышын тикшерде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе гыйнвар өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Аңардан коррупциягә каршы законнарга кертелгән һәм ниятләнгән яңалыклар турында белергә була. Аерым алганда, анда “Коррупциягә каршы көрәш максатларында лоббизмны легальләштерергә тәкъдим иттеләр” һәм “Владимир Путин мәнфәгатьләр низагы өчен депутатлар һәм сенаторлар җаваплылыгы турыдагы законны имзалады” кебек темалар күтәрелгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы кадрлар бүлеге башлыгы Наталья Алексеевна Габсәләмованы тантаналы рәвештә туган көне белән котлады. Тәбрикләүләргә Инспекция башлыгы Василий Кудряшов та кушылды.
Утырышта Чаллы шәһәре Прокуратурасының Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган эшчәнлегендә коррупциягә каршы көрәш һәм дәүләт гражданнар хезмәте турындагы законнарны бозуга чик кую турындагы эше каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанда урнашкан ачык типтагы паркингка төзелгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә ярашлылыгы турында бәяләмә бирелде.
Казанның Киров районы, Лазарев урамында урнашкан паркинг 230 урынга исәпләнгән. Төзүчесе - «Бриз» ФСК” ҖЧҖ. Аның мәйданы 7441,4 кв.метр тәшкил итә.
Комиссия Чаллы шәһәре Прокуратурасының Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган эшчәнлегендә коррупциягә каршы көрәш һәм дәүләт гражданнар хезмәте турындагы законнарны бозуга чик кую турындагы эшен караячак.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда инспекциянең өлешләп төзүгә татарстанлыларның акчасын җәлеп итүгә юл куймый торган бүлеге, шулай ук ведомствоның коррупциягә каршы эшчәнлеге турында сөйләде.