2019 елда Казанда ике яңа гомумбелем бирү мәктәбе төзелешен тамамлап, файдалануга тапшыру ниятләнә. 1224 укучыга исәпләнгән мәктәп Р.Гәрәев урамы «Кояшлы шәһәр» торак комплексы һәм 1501 укучыга исәпләнгән мәктәп Мамадыш тракты урамында урнашкан «Яз» торак комплексында ачылачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе әлеге ике капиталь төзелеш объектларын контрольдә тота.
Р.Гәрәев урамында урнашкан мәктәпнең гомум мәйданы 24625 кв.м, ә Мамадыш трактындагы 31031 кв.м тәшкил итә.
Объектларның төзүчесе - «ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе» ДКУ, генераль подрядчы - «Ак таш» ҖЧҖ.
Мәктәпләр янындагы территориядә физкультура-спорт зонасы, ял зонасы булдырылачак. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мәктәпләргә керә алсын өчен проектта пандуслар урнаштыру каралган.
Төзелеш 2019 елның 3 кварталында тәмамланырга тиеш.