Узган ел ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәт саклау нормаларын бозган өчен 12 млн сумнан артык карар чыгарган

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында күзәтчелек башкара, шул исәптән гамәлдәге норматив актлар белән регламентланган хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре үтәлешен дә.

Узган ел ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомум күләме 12 млн сумнан артып киткән 179 карар чыгарган. Шәхси торак төзелеше объектлары буенча 6,8 млн сумга 179 карар; социаль ипотека объектлары буенча 940 мең сумга 35 карар; юл төзелеше объектлары буенча 20 мең сумга 1 карар.

2018 елда 183 карар буенча гомум күләме 9,4 млн сумнан арткан штраф түләтелгән.

Тикшергән вакытта бәхетсезлек очракларына китерүче иң еш очрый торган кагыйдә бозулар булып махсус кием, төзелеш каскалары һәм башка шәхси сак чаралары булмау, югарыда эшләгәү таләпләрен бозу, баскыч мәйданчыклары, лифт чокырлары, шулай ук төзелеш баскычларын урнаштырган вакытта махсус киртәләр булмау санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International