Татарстан Республикасының Мамадыш районында полиция бинасын реконструкцияләү тәмамланган

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Инспекциягә алынган капиталь төзелеш объектында реконструкция эшләре тәмамлану турындагы хәбәр нигезендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш территориаль органы тарафыннан Мамадыш шәһәрендәге полиция бинасы тикшерелгән.

Тикшерү нәтиҗәсендә, кагыйдә бозулар ачыкланмаган, Совет урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан объектка проект документларына ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.

Төзүче – Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге.Техник заказ бирүче – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.

Реконструкция эшләре барышында бизәкләү, инженер челтәрләрне яңарту эшләре башкарылган, шулай ук ике катлы янкорма төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International