ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә проект документларын электрон рәвештә файдалану мәсьәләсе карала

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә проект документларын электрон рәвештә кабул итү, аларны «ТР ДТКИ» мәгълүмат системасында файдалану һәм саклауга багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча төзүчеләргә (техник заказ бирүчеләргә) Инспекциягә төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген башкарган вакытта файдалану өчен тәкъдим ителгән электрон документларның форматына карата таләпләр аталачак.

Контроль-күзәтү чараларын үтәгән вакытта проект документларын электрон рәвештә куллану тәҗрибәсе башкарган эшләрнең нәтиҗәсен яхшыртачак, ә бу, үз чиратында, Инспекция күрсәткечләрендә уңай чагылыш табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International