2 катлы бинаның гомуми мәйданы 2434 квадрат метр метр тәшкил итә. Бина инженерлык системалары һәм челтәрләре белән җиһазландырылган.
Күп фатирлы торак йорт Казанның Киров районындагы Залесная урамында урнашкан. Бинаның мәйданы 20767,1 квадрат метр тәшкил итә.
Хәзерге вакытта объектта эчке челтәрләрне монтажлау һәм бизәкләү эшләре бара. Планлы тикшерү барышында кайбер җитешсезлекләр ачыкланды, подрядчы аларны билгеләнгән срокларда бетерергә тиеш.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләрне балалар бакчалары төзегәндә санитар нормаларны үтәүгә чакыра.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 15 апрелендәге №285 боерыгы кысаларында, җирле үзидарә органнары тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм (башка) күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турындагы хисап формасына үзгәрешләр кертелде.
26 апрельдә Казан шәһәрендә Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак «Төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтүенең актуаль мәсьәләләре, шәһәр төзелеше законнарындагы һәм өлешләп төзүдә үзгәрешләр» темасына киңәшмә кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда куллана торган җиһазлар күргәзмәсе узачак.
Утырышта контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашырганда ачыкланган закон бозулар, аларның барлыкка килү сәбәпләре, шулай ук аларны булдырмау ысуллары каралды.
РФ субъектлары, атна саен, төзүчеләр белән башкарылган эшләр турында, төзелеп килүче объектларның торышы буенча, проект финанславын алуга туры килү-килмәү, иске схема буенча төзелешне тәмамлау яки аларның проблемалылыгы буенча хисап тапшырачаклар.
Бүгенге көндә экологик икеайлык кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар куркынычсызлык өлкәсендә закон таләпләрен бозуның 15 очрагын ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча юридик һәм вазыйфаи затларга 9 беркетмә төзелде.
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге темасы буенча халыкара форум узды, анда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү бүлеге консультанты Диас Вальщиков Инспекциянең төзелеш объектларында тикшерүләр үткәрү тәртибе һәм вәкаләтләре турында доклад белән чыгыш ясады.