Бүген, 3 июньдә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Салават күпере» микрорайонындагы 8-8 номерлы торак йортка төзелгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Күпфатирлы йорт Нурихан Фәттах урамы буенча урнашкан. 19 катлы йортның мәйданы 24981,90 кв.метр тәшкил итә. Йөри 425 фатирга исәпләнгән. Төзүче - Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды. Объект социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Якындагы территориядә балалар мәйданчыгы, кече архитектура формалары, ял урыннары булдырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган. Проектны гамәлгә ашырганда төзүче тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар да исәпкә алынды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте