ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Әлмәт шәһәрендә һәм Азнакай шәһәрендә Тынычлык һәм Бигаш урамында урнашкан 220 урынлы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары төзелешенең барышын тикшерделәр.
Әлмәттә ике балалар бакчасы, бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе буенча дәүләт төзелеш күзәтчелеге алып барыла. Төзелеш план буенча 2019 елның өченче кварталында тәмамланырга тиеш.